news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев: Карантин вакытында тамашачының кәефе күтәрелсә, шуңа да мин бик шат

«Карантин дип кәефемне бетермәдем», — ди җырчы үзе турында.

Фирдүс Тямаев: Карантин вакытында тамашачының кәефе күтәрелсә, шуңа да мин бик шат

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстаның атказанган артисты Фирдүс Тямаев карантинда үз-үзеңне изоляцияләү режимында утыручыларның концертны карап, кәефләре күтәрелсә, шуңа шат булуын сөйләде. Җырчы әлеге минутларда #айдадомой онлайн-концертлар марафонында чыгыш ясый.

«Өйдә ятканга ачу да киләдер инде. Без концертлар белән кәефегезне күтәрә алабыз икән, мин бик шат. Карантин дип кәефемне бетермәдем, концертларыма билет сатып алган тамашачыларның берсе дә билетларын кире кайтармаган. Моны белгәч, күңелләрем тулды. Димәк, минем концертымны тамашачы көтә. Аллаһ боерса, очрашырбыз», — диде ул концертта.

Җырчыдан өйдә ничек вакытыңны уздырасың, дип сораганнар. «Фатирда авыррактыр инде ул. Күп кеше авылларына кайтып киткән, ә анда эш күп. Эшегез булмаса, безнең авылга килегез, мин сезгә эш табармын, хәзер бакча эше башлана. Көндез эшләрбез, кичен гармунга кушылып җырларбыз», — ди җырчы уены-чыны белән.

Тямаев беренче мәхәббәте турында да сөйләде. «Студент вакытта булды. Беренче мәхәббәт бар микән, дигән сорау бирәм. Хатыным Резедәгә килгәндә, ул миңа баштан ошады, тыныч, матур кыз иде. Яши башлагач, мин аны хөрмәт итә башладым. Ике ул бүләк иткәч, хатынымны ярата башладым. Бер-беребезне аңлау бар, иң мөһиме — көнләшү юк. Беренче мәхәббәт үтә торгандыр инде ул», — диде җырчы.

«Мин концертта тамашачыны „туганнарыгызга шалтыратыгыз, яннарына кайтыгыз“ дип сүгәм. Үзем сүгәм, үзем шалтыратырга да онытам кайвакыт. Карантин булгач, бертуган апамны, энекәшемне күрәм. Шуның хәтле кыргыйланып беткәнбез икән. Күргәч, кочаклашабыз. Апа чәй эчәргә кергәч, яңа кунак килгән кебек булып китте. Читләшмик әле. Туганыгыз белән аралашыгыз, ярдәм итешегез», — диде Фирдүс Тямаев.

 «Артист белән артистны чагыштыру дөрес түгел. Эстрадага Элвин Грей килеп чыккач, аны миннән узып китте дип әйтүчеләр булды. Вакыт үтте, инде УНИКСта ун көн буена концерт куйдым дип бер дә мактанмыйм, барысы да Аллаһы Тәгаләдән тора. Язган икән, димәк, була. Һәрбер җырчы үз урынында. Караулар күп булса, миңа күңелле була, тик ул чагыштыру түгел, ә күңелне күтәрү генә», — диде Фирдүс Тямаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100