news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әюпова Уразова һәм Тямаев катнашында килеп чыккан гаугага карата фикерен белдерде

Ана сөте белән кермәгәч, кешеләргә аңлатырга соң була, дигән фикердә министр.

Әюпова Уразова һәм Тямаев катнашында килеп чыккан гаугага карата фикерен белдерде
видеодан скан

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»га интервьюсында Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев белән килеп чыккан гаугага карата аңлатмасын бирде.

Былтыр октябрь аенда Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм атказанган артист Фирдүс Тямаевның трассадагы үләксә турында «шашлык» дип шаяртулары зур гауга китереп чыгарды. Уразованың «ул үләксә түгел, чүпрәк» дип аклануы бу гауганы тагын да үрләтеп кенә җибәрде.

«Бу очракта мин үземнекеләрне яклыйм. Минем принцип — кешеләрне аңлау. Миңа калса, бу җырчыларның начар нияте булмагандыр. Мондый хәл килеп чыккач, алар үзләре дә курыкты. Аларның кискен җавабы — башкаларның гаепләвенә каршы реакция иде», — ди Әюпова.

Министр җәмәгатьчелек фикере лидерлары халыкка нәрсәдер күрсәткәндә үзендә җаваплылык тоярга тиеш, чөнки аның артыннан башкалар да иярергә мөмкин, дигән фикердә. «Әмма шуны әйтергә кирәк — бүген кешеләр башкаларга бәя биргәндә бер дә сүз сайлап тормый. Кеше сөйләү нормаль күренешкә әйләнде. Бүген хайп — байрак кебек. Бу дөрес түгел», — диде Әюпова.

«Эстрада вәкилләре белән бу хакта сөйләшүләр алып барыламы» дигән сорауга министр читләтеп җавап бирде.

«Ана сөте белән кермәгәч, бу яшьтә… Гафу итегез, бу бит миннән тормый. Без хәзер мәктәпләрдә балаларны укытабыз гына, тәрбия турында сүз бармый бит. БДИ тапшырырга өйрәтәбез, Павлов этен тәрбияләгән кебек төймәләргә басарга. Безгә кешене шәхес итә торган әйберләрне аңлату җитми. Уйларга, фикерләргә һәм кешелекле булырга өйрәтмиләр», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100