news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министры җырчыларга мактаулы исемнәр бирү системасын аңлатты

Министр Илсөя Бәдретдинованың «Атказанмаган» җырында күтәрелгән проблемага да җавап бирде.

Мәдәният министры җырчыларга мактаулы исемнәр бирү системасын аңлатты
Рамил Гали

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында җырчыларга мактаулы исемнәр бирү системасын шәрехләде.

«Моны билгеләү авыр. Артист үзен таныту өчен күпме акча туздыра, ул костюмнарга, тавыш яздыруга, ротациягә түләргә тиеш. Концертлар оештыру зур чыгым таләп итә. Артистларга мактаулы исем бирү системасы — дәүләтнең артистларны бүләкли ала торган кечкенә генә мөмкинлеге», — диде ул.

Кайбер җырчыларга мактаулы исемнәр бирү җәмәгатьчелектә сораулар тудырды. Ирада Әюпова моны субъективлык белән аңлата. Сораулар күп, идеаль модель булмаячак, ди министр.

«Мондый исемнәр бирү — субъектив әйбер. Әйтик, мин халык артисты исеменә лаек өлкән буын җырчыларын да тыңлыйм. Кайсы ошый, кайсы юк. Үз аудиториясе өчен алар йолдыз. Аларны бүләкләргә кирәкме, юкмы? „Әйе“ яки „юк“ дип кистереп әйтә алмыйм. Тик артистның үз аудиториясе бар икән, нишләргә? Мәдәнияттә бердәм критерийлар кертү авыр. Кемгәдер ошый, ә кемдер тавышы юк, ди», — дип аңлатты ул.

Министр мактаулы исем алыр өчен булган шартларны атады. Бу — җырчының стажы (әйтик, җырчы үзмәшгуль яки эшмәкәр буларак теркәлеп эшләргә тиеш), ниндидер ведомствоның тәкъдим итүе, документларның дөрес тутырылуы. Җырчы Илсөя Бәдретдинованың бүләкләү системасы турында «Атказанмаган» дигән җыр башкаруына җавап итеп ул «моның өчен инициатива кирәк» дип аңлатты.

«Россия халык артисты исеме биргәндә Президент каршындагы советта фикер алышалар. Без мәдәният буенча совет оештырдык. Бу атказанган артистлар һәм атказанган мәдәният хезмәткәрләренә кагылмый, халык артисты исеме бирелгәндә экспертлар чакырыла, видео һәм аудиоматериаллар карала. Ягъни, бу кешеләр утырып сөйләште дә нәрсәдер бирде генә түгел», — дип аңлатты министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100