news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динә Гәрәева: «Татар җыры — 2020» фестиваленә билетлар сату буенча проблема булмады

«Татар җыры — 2020» фестиваленә билетлар тиешле күләмдә сатылмау сәбәпле, чараны уздырмаска булганнар дигән имеш-мимешләр таралган.

Динә Гәрәева: «Татар җыры — 2020» фестиваленә билетлар сату буенча проблема булмады
Владимир Васильев

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева «Татар җыры — 2020» фестиваленә билетлар сату буенча проблема булмаганын әйтте. Үз фикерен ул «Яңа йолдыз» проектына багышланган матбугат очрашуында белдерде.

«Татар җыры — 2020» фестиваленә билетлар тиешле күләмдә сатылмау сәбәпле, аны уздырмаска булганнар дигән имеш-мимешләр таралган. Журналистлар Динә Гәрәевадан әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорады.

«Билетлар сату буенча вәзгыять чараны үткәрә алмаслык хәлдә түгел иде. Залны 70 проценттан да күбрәк тутырырга ярамауны исәпкә алсак, билетлар сату буенча бернинди проблема да булмады. Вәзгыятьнең ничек буласын беребез дә белми. Зур залның яртысын гына тутырырга ярый дип тә әйтүләре бар бит», — диде Динә Гәрәева.

Фестивальне онлайн форматта уздыру тәкъдиме дә булган. «ТМТВ» премиясен барлык күңел ачу мәйданчыклары ябык вакытта онлайн форматта тапшырганнар иде.

«Без аны онлайн форматта да үткәрә алган булыр идек. „Татар җыры“ фестиваленең атмосферасы башка. Илнең, дөньяның төрле почмакларыннан татар җырын сөючеләр очрашып, аралашып уза торган чара ул. Бу үзенә күрә бер дөнья. Без бу фестивальнең плюсларын һәм минусларын исәпләп, аны быел уздырмаска карар кабул иттек. Безнең өчен бик авыр карар булды ул. Егерме ел буе уздырып, хәзер күчерү, әлбәттә, авыр», — дип аңлатты Динә Гәрәева.

«Барс-рекордс» компаниясе җитәкчесенең сүзләренчә, «Татар җыры» фестиваленең оештыручылары Татарстаннан гына түгел, ә дөньяның төрле почмагыннан, хәтта чит илләрдән җыела. Пандемия белән бәйле рәвештә, берәүләре авырып китәргә, ә икенчеләре иленнән чыга алмаска мөмкин. Чараны үткәрмәүнең төп сәбәбен оештыручылар шулай дип аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100