news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тямаев белән Грей арасындагы низагка башкорт рок-җырчысы тискәре карашын белдерде

Ике республика халкы, без бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тиеш, диде «Бүреләр» башкорт рок-төркеменә нигез салган Илшат Абдуллин.

Тямаев белән Грей арасындагы низагка башкорт рок-җырчысы тискәре карашын белдерде
Рамил Гали

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Бүреләр» башкорт рок-төркеменә нигез салган Илшат Абдуллин җырчылар Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей арасындагы аңлашылмаучанлыкны ошатмавын белдерде.

«Татарлар белән электән дус-тату яшибез. Татар һәм башкорт эстрадасындагы мондый күренешләр миңа ошамый. Без — кардәш халыклар — бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Алар үзләренчә нәрсәдер бүлешә алмыймы, сәяси уен уйныйлармы — монысы безгә караңгы», — диде Илшат Абдуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Ике кеше үзара мөнәсәбәтләрен бөтен халык алдында ачыкларга теләгән икән, рәхим итсеннәр, бу аларның эше, нәрсә телиләр, шуны эшлиләр. Без аларга ничек яшәргә кирәген өйрәтеп утыра алмыйбыз. Ләкин җырларын тыңласак, яхшырак булыр иде», — диде «Бүреләр» төркеме музыканты Денис Ибраһимов.

Аның фикеренчә, музыкант үзенең иҗатын көтеп алган тамашачыга тәкъдим итәр өчен кемнәндер рөхсәт соравы аңлашылып бетми. «Бу дөрес хәл түгел», — диде Денис Ибраһимов.

Искәртеп үтик, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев 21 март көнне Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында булырга тиешле концерты өзелүе турында хәбәр иткән иде. Шул чакта Башкортстан Башлыгының киңәшчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей) Фирдүс Тямаев турында: «Ике республика халкын бер-берсенә каршы куя», — диде һәм Фирдүс Тямаевның Башкортстан территориясендә концертлар куярга рөхсәт бирә торган махсус «маршрут кәгазе»н алмаганын әйтте.

«Бүреләр» — башкорт рок-төркеме. Ун ел элек барлыкка килгән. Төркемгә музыкант Илшат Абдуллин нигез сала. «Бүреләр»дә хәзерге вакытта барабанчы, бас гитарачы, ике гитарада уйнаучы һәм җырчы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100