«Евровидение-2020» онлайн-шоу форматында узачак

Шоу «Евровидение»нең YouTube каналында күрсәтеләчәк.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Быел «Евровидение-2020» җыр конкурсы онлайн-шоу форматында узачак. Бу хакта чараның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шоу «Евровидение»нең YouTube каналында күрсәтеләчәк.

Быелгы катнашучылардан тыш, концертта элек «Евровидение»дә чыгыш ясаган артистлар да булачак.