news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шомбай-fest» курчак театрлары фестиваленең программасы билгеле булды

Быелгы фестиваль «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының 85 еллыгына багышлана.

«Шомбай-fest» курчак театрлары фестиваленең программасы билгеле булды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Шомбай-fest» халыкара курчак театрлары фестиваленең программасы әзер. Тетарның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу хакта «Әкият» курчак театрының труппа җыенында игълан ителгән.

«Әкият» курчак театры инициативасы белән гамәлгә куелган «Шомбай-fest» фестивале Казанда 23 – 28 октябрь көннәрендә үткәреләчәк. Казанга төрле илләрдән уналты театр коллективы киләчәк.

Фестивальгә Франция, Италия, Азәрбәйҗан, Белоруссия, Карелия, Башкортстан, Хакасия Республикалары, Новосибирск, Красноярск, Оренбург, Пенза, Белгород, Пермь, Курск курчак театрлары катнаша.

«Әкият» курчак театры фестивальдә ике спектаклен тәкъдим итәчәк. Болар - татар телендә Светлана Дорожконың “Җырла, курай, уйна, Шомбай!” спектакле һәм рус телендә А.С.Пушкин әкиятенә нигезләнеп Рафаэль Таһиров куйган “Салтан патша турында әкият”. Ике спектакль дә театрның үткән сезон премьералары.

Быелгы фестиваль «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының 85 еллыгына багышлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100