news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Шома бас" татар биюләрен башкаручылар бәйгесендә җиңүче сәхнә киеме тегәргә премия алачак

Свердловск өлкәсендә татар халык биюләрен башкаручылар арасында беренче тапкыр өлкә бәйгесе үтәчәк.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Свердловск өлкәсендә татар биюләрен башкаручылар арасында “Шома бас” дип аталган өлкә бәйгесе узачак. Свердловск өлкәсе Татар конгрессы хәбәренчә, мондый бәйге беренче тапкыр үткәрелә.
 
Бәйгенең сайлап алу этабы һәм Гала-концерты 9 декабрьдә Екатеринбургта, Свердловск дәүләт өлкә халык иҗаты сараенда булачак. 
 
Татар халык бию сәнгатен таныту, сәнгатькәрләрнең осталыгын үстерү максатын куйган бәйге өлкәнең һәм Татарстанның Мәдәният министрлыклары, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырыла. 
 
Чыгышлар төрле номинацияләрдә – балалар һәм өлкәннәр ансамбльләре, соло һәм дуэтлар аерым бәяләнәчәк. 
 
Иң матур чыгышлар Гала-концертта тәкъдим ителәчәк. Гран-при иясенә бүләккә татар милли сәхнә киемнәрен тегү өчен 100 мең сум күләмендә сертификат тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100