news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Шнайдер Электрик" компаниясе Иннополис белән кызыксына

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе Парижда “Шнайдер Электрик” компаниясе вәкилләре белән очрашты.

(Казан, 1 декабрь,  "Татар-информ") Татарстан Президенты, 30 ноябрьдә, Парижда “Шнайдер Электрик” компаниясе штаб-фатирында булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Энергия белән идарә итү һәм автоматлаштыру өлкәсендә дөньякүләм дәрәҗәдәге эксперт булган әлеге компания энергетика һәм инфраструктура, сәнәгать предприятиеләре, гражданнар объектлары һәм торак төзелеше, мәгълүмат эшкәртү үзәкләре өчен энергия нәтиҗәлелегенә ирешүче комплекслы карарлар эшләп тәкъдим итү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары компаниянең инновацияләр һәм яңа смарт-технологияләр өлкәсендәге экспозицияләр үзәгендә булды. Аннан соң компания җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу узды.

Рөстәм Миңнехановка компаниянең эшчәнлеге турында сөйләп, хезмәткәрләр штаты дөнья буенча 160 меңнән күбрәк кеше булуын, аларның 12 меңе – Россиядә эшләвен әйттеләр. Россия базары әлеге компания өчен әһәмиятлелеге ягыннан дүртенче булып тора (АКШ, Кытай һәм Франциядән соң). Бүген Россиядә 35 офисы, 6 заводы, 4 инжиниринг үзәге эшли. Россиядә сатылган җиһазларның 60 проценты шунда ук җитештерелә.

Татарстан турында әйткәндә, “Шнайдер Электрик” вәкилләре республикада компаниянең офисы ачылганы һәм анда 26 вәкиле эшләвен искәртте. Компания өчен Татарстанда Казан дәүләт энергетика университеты төп уку йорты булып тора. “Шнайдер Электрик” республикада “Татнефть”, “ТАИФ”, “Ак Барс” холдинг компаниясе кебек оешмалар белән хезмәттәшлек итә.

Очрашу барышында “Шнайдер Электрик”ның Татарстанда фәнни-тикшеренүләр алып бару исәбенә эшчәнлеген ныгытырга ниятләве искәртелде.

Шулай ук энергетика университеты белән WorldSkills чемпионаты стандартлары буенча белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү планнары бар.

Рөстәм Миңнехановка “Шнайдер Электрик” фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен Иннополис мәйданында алып бару мөмкинлеген өйрәнүләре турында хәбәр ителде. “Без Иннополисның зур киләчәге булган проект икәненә ышанабыз”, - дип белдерде “Шнайдер Электрик” вәкилләре.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстанда инвесторларга һәрвакыт зур игътибар белән караулары, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтелүе турында белдерде. Аның сүзләренчә, “Шнайдер Электрик”ның республика базарында тоткан урынын ныгыту мөһим.

Әйтергә кирәк, “Шнайдер Электрик” белән Казан дәүләт энергетика университеты үзара хезмәттәшлек турында 2016 елның 27 октбярендә килешү төзеде. Аның буенча, университет базасында World Skills International стандартлары нигезендә электротехник һәм электромонтажлау эшләре өлкәсендә махсуслашкан Electro Skills Гамәли квалификацияләр укыту үзәге ачу планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100