news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шлиссельбург ныгытмасында Батырша хөрмәтенә хәтер тактасы куярга тәкъдим ителде

Тарихчы Фәйзелхак Ислаев фикеренчә, 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерергә кирәк.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштырырга телиләр. Бу хакта тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев бүген Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында хәбәр итте.

"Кичә түгәрәк өстәлдә без Батыршаның хәтерен мәңгеләштерү турында сөйләдек. Бүгенге конференциядә бу фикергә ярдәм итүен телим. Чөнки нәкъ 255 ел элек 1762 нче елда Батырша Шлиссельбург ныгытмасында вафат булган. Кызганычка каршы, анда хәтер тактасы юк", - диде Фәйзелхак Ислаев.

Ул шулай ук, Батыршаның истәлегенә шушы күтәрелеш  турында материалларны бастырып чыгару кирәклеген әйтте. "Безнең Башкортостандагы коллегалар бу эшне башлаганнар инде. Мин конференция карары белән хөкүмәткә, алар да бу фикергә ярдәм итсеннәр дип мөрәҗәгәть итергә телим. Тиз арада шушы материалларны бастырып чыгарырга кирәк. Кызганычка каршы, үз вакытында әзерләнгән том бастырылмады", - диде ул. 

Фәйзелхак Ислаев Батырша турында китап язып, аны мөфти Равил Гайнетдинга бүләк итәсе килүен әйтте. "Ислам эшләрендә Батырша кебек үк батыр булсын дигән ният белән эшлим", - дип аңлатты ул аны һәм бу китап "һәр татар гаиләсендә булырга тиеш", - дип өстәде.

Батырша, (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) (1710 — 24 июнь, 1762)  — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе һәм идеологы, публицист, мулла. Карышбаш авылында (хәзер Башкортстанның Балтач районына керә) туа. Татарстандагы Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп, 1755 елның язында мөселманнарны баш күтәрүгә өнди. "Батырша явы" буларак тарихка кергән баш күтәрү бастырыла, Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург ныгытмасына ябып куела. Кайбер чыганаклар буенча ул православ дин әһелләре белән бәхәскә керә, православиенең исламнан өстен икәнен исбатлый алсалар, христиан динен кабул итәчәген белдерә. Бу бәхәс Батыршаның телен өзү белән тәмамлана. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә һәм үзе дә вафат була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100