news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шимбә Татарстанда бозлавык булуы көтелә

Республиканың аерым районнарында яңгыр һәм юеш кар явачак

  (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, төнлә һәм көндез республика буенча бозлавык булуы көтелә.
Моннан тыш, яңгыр һәм юеш кар явачак, Татарстанның кайбер районнарныда төнлә һәм көндез томан, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк.

Шимбә төнлә 4 градуска кадәр салкын булачак, ә көндез 4 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура 2 градуска кадәр салкын тәшкил итәчәк, көндез – 1-3 градус җылы. Болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

9 ноябрь төнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Яңгыр, юеш кар яварга мөмкин. Һава 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булу сәбәпле, республиканың аерым районнарында бозлавык хасил булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100