news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шимбә Казан, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Татарстан башкаласында ун урында ярминкә булачак.

 (Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) Шимбә, 17 декабрь көнне Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының “Яңа Тура” технополисы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Казанда ярминкәләр 10 урында булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Башкаланың Совет районында ике урында ярминкә көтелә – “Казан” агропаркына Татарстанның Нурлат, Саба, Аксубай, Кукмара районнары, ә Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәгә Балык Бистәсе районы үз продукцияләрен алып киләчәк.

Яңа Савин районында Ямашев урамындагы “Бәхетле” кибете янындагы ярминкәдә Югары Ослан һәм Кайбыч районнары катнашачак.

Авиатөзелеш районында Ленинград урамындагы “Бәхетле” кибете янында узачак ярминкәгә продукцияләрне Питрәч районы алып киләчәк.

Чүпрәле районы үз товарларын Казанның Мәскәү районындагы Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендәге ярминкәдә тәкъдим итәчәк.
 
Киров районында ике җирдә – “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге янында һәм Юдино бистәсендә Тәтеш районы ярминкә оештырачак. 
 
Вахитов районында Чехов базары янында - Лаеш районы, ә Тинчурин скверындагы ярминкәгә Әтнә районы фермерлары килә.
 
Идел буе районында “Чулпан” Мәдәни үзәге янындагы ярминкәдә Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе катнашачак.
 
Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә Сарман трактында, Г.Камал бульварында һәм “Көнчыгыш” агросәнәгать паркында Минзәлә, Тукай, Азнакай районнары үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. 
 
Яшел Үзән районының “Яңа Тура” технополисы территориясендә дә ярминкә үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100