Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шимбә көнне Татарстанда тугызынчы тапкыр көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Быел көз үткән сигез ярминкә көннәрендә шәһәр халкына барлыгы 674,7 миллион сумлык продукция сатылган.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 7 ноябрь, шимбә көнне, Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районындагы «Яңа Тура» сәүдә комплексы янында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Ярминкәләр иртәнге сәгать 6да ачыла, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хехмәте.
Шәһәр халкына Татарстан районнарыннан китерелгән ит, сөт ризыклары, фермерлар җитештергән продукцияләр тәкъдим ителәчәк.
Быелгы көзге ярминкәләр 12 сентябрьдән башланган иде, алар һәр шимбә саен оештырыла. Үткән сигез ярминкә көнендә барлыгы 674,7 миллион сумлык продукция сатылган.
Ярминкә мәйданчыкларын ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге һәрвакыт күзәтеп-тикшереп тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз