news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Шимбә көнне Пензада Сабантуй уза

Шимбә көнне Пензада Сабантуй уза

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). 16 июльдә Пензада Сабантуй уза, дип хәбәр итә “Интерфакс-Поволжье” агентлыгы. Бәйрәмне Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте, өлкәнең Мәдәният министрлыгы һәм төбәк Хөкүмәте оештыра.

Пенза өлкәсе милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Алтынбаев сүзләренчә, Белинский исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында үткәреләчәк Сабан туена Пенза өлкәсендә татарлар җыйнак яшәгән урыннардан, шулай ук Татарстаннан делегацияләр көтелә.

Бәйрәм кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгыларын хөрмәтләү, татар милли сәнгать коллективлары чыгышлары, спорт ярышлары, аерым алганда татар көрәше үтәчәк. Парк аллеяларында Пенза татарларының халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе, милли киемнәр һәм бизәнү әйберләрен күрсәтү оештырылачак, татар ашларын татып карарга мөмкин булачак.

Хәзерге вакытта Пенза өлкәсендә 86 мең татар яши, бу халыкның 6 проценты дигән сүз. Татарлар өлкәнең 12 районында, шулай ук Пензада җыйнак урнашып яши.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100