news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Һәркем «кайнар линия» телефонына шалтыратып, ярминкәләр турында белешә һәм үз тәкъдимен әйтеп калдыра ала.

Шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Татар-информ архивы

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 16 ноябрьдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районына («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә  арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алырга чакыра. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрдә яшәүчеләр өчен ит, казылык продукциясе, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр комы, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан алып килгән башка фермерлык продукциясен сатып алу мөмкиинлеге бар.

«Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә, гадәттәгечә, шәһәр халкында, бигрәк тә өлкән буында ихтыяҗ бар, алар зур социаль әһәмияткә ия. Шуңа күрә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ярминкәләр уздыру мәсьәләләре буенча «Кайнар телефон» линиясен ачу турында карар кабул ителде», – диде ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

  • Көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм Яңа елга кадәр атна саен үткәреләчәк. Төрле мәйданчыкларда ассортимент үзенчәлекле һәм ул халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Нинди продукция кирәклеге турында шәһәр халкы турыдан-туры ярминкә мәйданчыкларында хәбәр итә ала, моның өчен махсус тартмалар, яки «Кайнар линия» дә каралган.

«Кайнар линия» телефоннары буенча: (843) 221-76-23, 221-76-24 ярминкәләр үткәрү адресларын, продукция ассортиментын ачыкларга, теләкләр калдырырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урнашу урыннары белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Пенсионерларны барлык мәйданчыкларда кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйлыйлар, ә Мәскәү районында казанда пылау пешерәчәкләр. Шимбә көнне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге Казандагы ярминкә мәйданчыкларын карыячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100