news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шимбә һава шартлары начарлану сәбәпле, татарстанлыларга юлда сак булырга киңәш итәләр

Синоптиклар җепшек кар, буран, көчле җил, юлларда бозлавык һәм кар көртләре фаразлый.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразлавынча, 5 мартта, шимбә көнне республика территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Синоптиклар җепшек кар, буран, көчле җил, юлларда бозлавык һәм кар көртләре фаразлый.

ЮХИДИ искәрткәнчә, һава торышы начарланган очракта, йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә имин тизлекне сайларга тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлардан тыелырга киңәш ителә. Автомобиль салонында утыручылар барысы да иминлек каешларын эләктерергә, ә балалар махсус утыргычларда булырга тиеш.

Җәяүлеләргә урамда шулай ук игътибарлы булырга киңәш ителә. Юл аша бары тик яшел төс янганда һәм зебра буенча чыгарга, ә төнлә киемдә уткайтаргыч элементлар булырга тиеш.

Республика Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне игътибарлы һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.

news_right_1
news_right_2
news_bot