news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шилнәбаш авылында биш йөз сум үзара салым өчен тавыш бирәләр

Авылда янгын сүндерү депосы төзергә, зират территориясен койма белән әйләндереп бетерергә планлаштыралар.

(Тукай районы, 18 ноябрь, "Татар-информ", “Якты юл”).  Бүген Тукай районының 23 авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча тавыш бирәчәкләр. 2018 елда Шилнәбаш авыл җирлегендә һәр кешедән 200әр сум акча җыйганнар, хәзер исә бу сумма 500 сум. Бу турыда район басмасы яза.

Барлыгы 44 сайлау участогына 31 мең 495 сайлаучы килүе көтелә. Шилнәбаш авылында иртәнге жидедә сайлау участогы каршында кешеләр җыелып тора иде инде. Тавыш бирүчеләрне бәйрәмчә, музыка белән каршы алдылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Авылда янгын сүндерү депосы төзергә, зират территориясен койма белән әйләндереп бетерергә планлаштыралар. Шилнәбаш шәһәр янында урнашкан. Бирегә килеп төпләнергә теләгән гаиләләр елдан ел арта. Шуңа күрә яңа урамнарга юллар төзү мәсьәләсе аеруча актуаль. Киләсе елда үзара салым акчасына яңа Нагорная урамында щебенка жәяргә ниятлиләр.

Рита Петрянина референдумда беренче булып тавыш бирде. Ул үзе бензин салу станциясендә эшли. Бүген ул тәүлек буена эшкә җыена, киткәнче сайлау участогына кергән.

"Үзара салым җыюда һәр елны катнашам. Безнең туган авылның язмышы хәл ителә бит. Узган ел Полевая һәм Новая урамнарында йөрерлек түгел иде. Хәзер рәхәтләнеп йөрибез", – ди Рита Петрянина.

Михаил Губочкин да бүген тавыш бирүне иң мөһим эш дип саный. "Безнең буын вәкилләре ил башлыгы, депутатат сайлау, референдум кебек чараларга иртә килергә өйрәнгән инде. Минем кызым Юлия гаиләсе белән яңа. Быел щебенка жәйделәр, хәзер кунактан кайткан да юк", – дип уртаклаша Михаил Иванович. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100