news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шикәр комы кыйммәтләнә, йомырка арзаная

Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында бәяләр үзгәрешен кыскача әнә шулай шәрехләп була

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Татарстанстат соңгы бер атнада Казанның сәүдә нокталарында бәяләр үзгәрешен игълан итте. Аннан күренгәнчә, узган атнада бәрәңге -5,2 процентка, кишер-3,21 процентка, кәбестә-2 процентка кыйммәтләнгән. Башка төр туклану продуктларыннан, шикәр комы бәясе -0,7, алма бәясе -0,6 процентка күтәрелгән.
Шул ук вакытта стерильләштерелгән сөт -1,7 процентка, йомырка, дөге, тары ярмалары, токмач 0,2-0,7 процентка арзаная төшкән.




news_right_1
news_right_2
news_bot