Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шикәр эше»нә нокта куелды - Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе
Комиссия 34 заводка һәм «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» коммерцияле булмаган оешмасына карар чыгарды.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе«Шикәр эше»нә нокта куйды. Комиссия 34 заводка һәм коммерцияле булмаган «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» оешмасына карата карар чыгарды.
Монополиягә каршы орган карарында шикәр заводларының «Көндәшлектән яклау законы турында»гы канунның 11маддәсе 1нче бүлеген бозулары күрсәтелгән. Аларның берләшеп, күмәртәләп сату бәяләрен билгеләүләре һәм шуның нәтиҗәсендә Россиядә шикәргә бәя арту әйтелгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Монополиягә каршы федераль хезмәт Татарстан буенча идарәсе ачыклаганча, җавап бирүче сыйфатында җәлеп ителгән «Россия шикәр җитештерүчеләр берлеге» шикәр заводларының икътисади эшчәнлеген координацияләгән. Монополиягә каршы законны бозучыларга беркетмә биреләчәк, аның нигезендә субъектлар килешүне туктатачаклар, ә шикәр җитештерүчеләр килешеп билгеләнгән бәяләрдән алган керемнәрен бюджетка түлиячәкләр. «Россия шикәр җитештерүчеләр берлеге» оешмасы заводларның икътисади эшчәнлеген координацияләүне туктатачак.
Исегезгә төшерәбез: әлеге эш шикәргә бәяләр кинәт артып китү сәбәпле 2015 елда башланган иде. Татарстанның өч шикәр заводы белән башланган эш нәтиҗәдә Россиянең 76 шикәр җитештерү оешмаларына барып кагылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз