news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шикәр диабеты һәм целиакея белән авырган мәктәп балалары өчен махсус меню эшләнә

Татарстанда барлыгы 600дән артык укучы шикәр диабеты һәм целиакея белән 26 бала авырый.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда мәктәп укучылары арасында шикәр диабеты һәм целиакея (глютенны кабул итә алмау) белән авыручылар бар.

«Бүгенге көндә шикәр диабеты белән башлангыч классларда — 168, 5 — 11 сыйныфларында 502 бала авырый. Целиакея белән барлыгы 26 укучы авырый. Алар өчен без махсус ике атналык меню әзерлибез, ул якын арада әзер булырга тиеш», — диде Дәүләт Советында узган киңәшмәдә Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100