news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шикәр диабеты белән идарә итеп була

Шикәр диабеты белән идарә итеп була

(26 июль, Казан, «Татар-информ», Ләйсән Тукмачева). Хәйрия елы кысаларында Татарстан республикасында төрле чаралар, хәйрия акцияләре дәвам итә. Бүген 2 нче номерлы шәһәр балалар поликлиникасында шикәр диабеты белән авыручы балалар өчен ТР Сәламәтлекне саклау Министрлыгы «Хоффман Ля Рош» швейцар компаниясе белән берлектә Хәйрия акциясе үткәрде.

Акциядә Социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы киңәшче Татьяна Ларионова, Сәламәтлекне саклау Министрлыгының профилактик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова, Казан эндокринология диспансерының баш табибы Светлана Зянгирова, «Хоффман Ля Рош» компаниясенең территориаль менеджеры Тимур Юсупов һәм «Бердәм Россия» партиясе Казандагы бүлекчәсенең Башкарма җитәкчесе Владимир Глухоньков катнашты. Шәһәрдәге шикәр диабеты белән авыручы 99 балага яңа «Акку-чек» глюкометрлары бүләк ителде. Һәр аппарат белән аны даими куллану өчен алты тартма тест-полоска да бирелде.

Бу глюкометрларны 2006 елның сентябреннән Франция һәм Австриядә файдалана башлаганнар, ә октябрь аеннан алар Россиядә дә киң кулланылышка кереп киткән.

«Глюкометрны тест-полоскалардан башка кулланып булмый. Ә аның бер тартмасы 700 сумнан артык тора. Күпләр өчен бу кыйммәт. Кандагы шикәр нормасын исә көнгә 3-4 тапкыр тикшерергә кирәк. Безнең компания авыру балаларның язмышына битараф калмыйча, соңгы модель глюкометрларны тәкъдим итәргә булды. Ярдәме тисә, без бик шат», — ди Тимур Юсупов.

Өләшенгән тест-полоскалар 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә Хәйрия марафоны һәм Хәйрия балында җыелган акчага алынган. Бу акциянең беренче этабы 23 июль көнне шушы ук поликлиникада үткәрелгән. Алга таба хәйрия эше республиканың Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрендә дәвам итәчәк.

«Авыру балалар яшь аермаларына карамастан, безнең игътибарга мохтаҗ. Бу акция кысаларында булса да, без күпмедер дәрәҗәдә аларга ярдәм итәбез. Яныбызда олы йөрәкле, шәфкатьле кешеләр булганын Хәйрия елында гына түгел, һәрвакыт онытмагыз», - ди Татьяна Ларионова.

Светлана Зянгирова сүзләренә караганда, «Акку-чек» глюкометрлары — уңайлы һәм авыртусыз эшли торган приборларның берсе. Ләкин шикәр диабеты белән интегүчеләр өчен иң җаваплысы — үзконтрольга күнегү. Һәрдаим үзеңнең халәтеңне тикшереп, вакытында дәвалансаң, авыру белән идарә итеп була.

Акциядә катнашучылар игътибарына глюкометрлар белән файдалануның уңай яклары тәкъдим ителде. Элеккеге аппаратлар белән чагыштырганда, әлеге модель куллану өчен җиңел, уч төбенә сыя, биш секундта нәтиҗә чыгара, ә иң мөһиме — будильник функциясе бар, ягъни тикшеренү вакытын үзе хәбәр итә. Шулай ук табибка мөрәҗәгать иткән вакытта приборда сакланган мәгълүматларны күрсәтү мөмкинлеге бар. «Хоффман Ля Рош» компаниясе тарафыннан глюкометр турында кыска гына презентация әзерләнгән.

Ата-аналар мондый чаралар үткәрелүгә рәхмәтле. Чөнки кыйммәтле аппаратлар белән файдалану барысының да мөмкинлекләренә туры килми. Ә шикәр диабеты белән авыручы балалар шактый. Аларга көн дә тикшеренергә кирәк.

«Хәйрия акцияләре авыру балаларга бер-берсе белән аралашырга ярдәм итә. Алар үз проблемалары белән ялгыз булмауларын аңлыйлар», — ди сигез яшьлек Гаделнең әнисе Зөлфия.

Хәйрия чараларының актив катнашучыларының берсе «Бердәм Россия» партиясе. «Безнең балалар — Россиянең киләчәге. Дәүләт исә сәламәт кешеләр белән генә бөек була ала. Мондый акцияләрне оештыру һәм аларда катнашу — һәрберебезнең бурычы», — ди Владимир Глухоньков. Аның хәбәр итүенчә, акциянең алдагы этабы икенче атнада шәһәрнең 7 нче номерлы шифаханәсендә узачак. Анда шулай ук шикәр диабеты белән авыручыларга 500 глюкометр биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot