news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шикәр чиреннән интегүчеләр саны буенча, Россия – бишенче урында

Сан ягыннан караганда, илдә 12 миллион, Татарстанда 120 мең кеше шикәр авыруыннан интегә.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Шикәр чиреннән интегүчеләр рейтингында Россия бишенче урында тора. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган шикәр авырулары мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт меицина университетының терапия һәм гаилә медицинасы кафедрасы мөдире Александр Поздняк әйтте.

“Билгеле, халык саны күбрәк булган илләрдә шикәр чире белән авыручылар да күбрәк була. Димәк, дөнья буйлап караганда, шикәр чире белән авыручылар саны иң күп теркәлгән ил ул – Кытай. Анда 110 миллион кеше шушы авырудан интегә. Икенче урында – Һиндстан, анда 75 миллион кеше шушы авыру белән очрашкан. Өченче баскычта – АКШ, монда 30 миллион кеше шикәр авыруының ни икәнен белә. Бразилия дүртенче урында, илдәге 14 миллион кеше шикәр авыруына дучар булган. Россия рейтингның бишенче баскычында. Бездә 12-13 миллион кеше шикәр авыруы белән көрәшә, – диде ул.

Татарстанга килсәк, шикәр авыруының шулай ук артуы күзәтелә. “Безнең төп пациентларыбыз икенче төр шикәр авыруыннан интегә. Аларның 90 проценты инсулинга бәйле түгел. Аларның, гадәттә, тән авырлыгы артык, инсулин дәрәҗәсе югары. Ул ешрак урта һәм олы яшьләрдә күзәтелә.

Республикада ситуация шундый: бездә барлык авыручыларның 90 проценты – икенче, 10 процент пациент беренче тип шикәр чиреннән интегә. Гомуми исәп белән, Татарстанда шикәр чиреннән авыручылар саны 120 меңгә якынлаша. 10 ел элек бу сан 80 мең кеше исәпләнә иде, – диде галим.

Шикәр чирен ачыклау өчен канның биохимик анализы, глюкоза, холестерин күләме, бавыр ферментын ачыклау гына аз.

“Без, бу төр анализлар һәрвакыт ачыкланырга тиеш, дип әйтә киләбез. Болар, гадәттә, диспансеризация вакытында алына. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, бу алымнар һәрвакытта да тормышка ашмый. Шундый пациентлар бар, алар үз гомерендә бер тапкыр да кандагы шикәрне тикшертү өчен анализ тапшырмаган. Табибка бармаган яки барудан баш тарткан кешеләр дә никадәр! Бүген кандагы шикәр анализын карау гына җитми. Чөнки кандагы шикәр күләме – минут саен үзгәрә торган күрсәткеч. Беренчедән, кеше стресс кичерә икән, шикәр шунда ук арта, тынычланса, төшә. Икенчедән, кичтән баллы ризык ашаса, шулай ук шикәр күләме арта, берникадәр вакыт үткәннән соң ул кабат төшә. Медицинада күзәтелә торган өченче ситуация дә бар. Авыр, катлаулы авыру фонында шикәр күләме тиз һәм кинәт арта. Мәсәлән, миокард инфаркты. Көчле авыру синдромы фонында сәламәт кешенең шикәре, 12-12 м/мольга күтәрелә (нормада – 5 м/моль). Моны шикәр чире дип атый алабызмы? Һич юк! Авырту басылгач, шикәр тиз арада төшә. Бүген шикәр чирен ачыклау турында сөйлибез икән, иң кирәкле күрсәтеч ул - “гликированный гемоглобин”. Ул шикәр чирен төгәл ачыкларга ярдәм итә. Бу – минут эчендә үзгәрә торган күрсәткеч түгел, ул өч ай буе җыелган барлык шикәрнең күләме. Әгәр ниндидер күтәрелешләр булган икән, ул, һичшиксез, югары була. Аны алдарга мөмкин түгел. Нормада ул – 6 процент. Әгәр 6,5 проценттан арта икән, димәк шикәр авыруы булу ихтимал, 7 процент инде ачыктан-ачык шикәр авыруы турында сөйли, – диде медицина фәннәре докторы.

Искәртеп үтик, рәсми саннарга караганда, бүген Россиядә шикәр чире белән 4 миллион ярым кеше исәптә тора. Эндокринология фәнни үзәге мәгълүматлары буенча, Россиядә шикәр чиреннән 12-13 миллион кеше интегә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100