news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шикәр чире килеп чыгуда гинекологик авыруларның да роле бар – галим

Шикәр авыруына бирешергә мөмкин булган 6 төркем аерып чыгарылган.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Шикәр чиренә бирешергә мөмкин төп 6 куркыныч төркем бар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт меицина университетының терапия һәм гаилә медицинасы кафедрасы мөдире Александр Поздняк әйтте.

“Рәттән һәр кеше шикәр чире килеп чыгуына юлыкмаска да мөмкин. Шулай да килеп чыгу ихтималы зур булган төркем бар. Беренчедән, бу – нәселдәнлек. Беренче тип шикәр чире дә, икенче төре дә нәселдән килергә мөмкин. Монда өстәп шуны әйтә алам: әгәр кешенең әнисе яки әбисендә әлеге авыру булып, ул гомер буе дөрес туклана, сәламәт яшәү рәвеше алып бара икән, 50 яшьтә ул барыбер шикәр чире белән очрашачак. Нигә, диярсез? Бүгенге көндә генетика – рискның төп факторы. Икенчедән, симерү. Моның өчен углевод алмашын һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк. Өченчедән, шикәр авыруы белән очрашкан һәр пациент йөрәк-кан тамыры авыруы белән очрашкан кеше. Бигрәк тә артериаль гипертониядән интегүчеләр арасында икенче тип шикәр чире арту очраклары күзәтелә. Дүртенчедән, липид алмашу бозылган кешеләр. Андый кешенең, гадәттә, холестерины югары була. Бишенче төркем, тугандагы авырлыгы 4 яки аннан да артыграк килограмм булган хатын-кызлар. Алтынчыдан, “синдром поликистозных яичников” диагнозы куелган хатын-кызлар да шикәр чиренә тизрәк бирешә, – диде галим.

Бу уңайдан ул, шикәр чире куркынычын киметү яки вакытында ачыклау максатыннан, Америка диабетиклары ассоциацисе тәҗрибәсен билгеләп үтте.

“АКШ табиблары 45 яше тулган кешеләргә углевод алмашын тикшереп, “гликированный гемоглобин”ны һәм кандагы шикәр күләмен ачыкларга куша. Без моны мәҗбүр итә алмыйбыз, әмма тикшеренү зыянга түгел, файдага”, – диде доктор.

Исегезгә төшерәбез, 1992 елдан башлап, 14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы шул уңайдан матбугат конференциясе уздырды. Анда Казан дәүләт медицина университеты галимнәре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100