news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шикәр чире белән авыручыларның өчтән берен генә ачыклый алабыз – Александр Поздняк

Казан дәүләт медицина университетының терапия һәм гаилә медицина кафедрасы мөдире сүзләренчә, шикәр диабеты – XXI гасырның яңа, йогышсыз авыру төре.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Дөньяда шикәр чиреннән үлүчеләр, сан буенча, барлык үлем-китемнәр исемлегендә өченче урынында тора. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында шикәр чиренең актуаль мәсьәләләренә багышлап уздырылган матбугат очрашуында билгеле булды. Ул 14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көненә багышланган иде.

“Дөньяда шикәр чире мәсьәләсе шактый катлаулы. Ул – XXI гасырның яңа, йогышсыз авыру төре, – диде Казан дәүләт медицина университетының терапия һәм гаилә медицина кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Александр Поздняк. – Шикәр диабеты үсү темплары көннән-көн арта. Әйтик, 2015 елда, нибары ике ел элек, илдә шикәр чире белән авыручы 415 млн кеше булуы билгеле иде. Бүген исә 640 млн кеше шушы авыруга дучар. Тагын ун елдан бу сан нинди булыр, уйларга да куркыныч. Масштабы ягыннан ул башка бер генә авыру белән дә чагыштырырлык түгел. Пациентларыбызның үлем сәбәпләрен карасак, диабет – өченче урынны алып тора. "Шикәр авырулы кеше нидән вафат була?" дигән сорау куйсак, бу, беренче чиратта, кан тамыры-йөрәк авыруыннан (миокард инфаркты). Хәзер авыруның нидән вафат булын да әйтә алмыйбыз. Бу - йә шикәр чире, йә- кан тамыры-йөрәк авырулары. Шуңа күрә без бүген, һич икеләнмичә, шикәр чиренең кан тамыры-йөрәк авырулары төркеменә керүен танырга мәҗбүрбез. Бүген шикәр чирен кан тамыры-йөрәк авыруларыннан аерып карау кыен.

Александр Поздняк сүзләренчә, Россия өчен төп проблема – шикәр диабетын үз вакытында ачыкламау.

“Рәсми саннарга карасак, бүген Россиядә шикәр чире белән 4 млн ярым кеше исәптә тора. Ә чынлыкта бу сан күпме? Эндокринология фәнни үзәге мәгълүматлары буенча, Россиядә шикәр чиреннән 12-13 млн кеше интегә. Димәк, без – эндокринолог, терапевтлар - әлеге авыруның 30 %ын гына ачыклый алабыз. Калган авырулар да безнең арада, алар үзләренең шикәр чире белән авыруын белми дә. Ни өчен белмиләр соң? Чөнки беренче этапта шикәр диабеты - тышкы билгеләрсез - сипмтомсыз авыру. Кешене авыз кибү дә, сусау да, бәдрәфкә еш йөрү дә борчымый. Ул – холестерины югары булган яки кан басымыннан интеккән гадәти пациент. Үзенең терапевтында төрле диагнозлар белән күзәтелә, әмма диабет диагнозы куелмаган була. Ә зарлары барлыкка килгәч, бу инде – диабетны соң дәрәҗәдә ачыклау дигән сүз. Бу вакытта аның бөере, күзнең челтәр катлавы, аскы очлыклары зарарланган була. Бу вакытта авыруны ачыкларга һәм дәвалау юлларын эзләргә өлгермибез, – диде медицина фәннәре докторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100