news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Шикәр чөгендерен утырту күләме артачак

Шикәр чөгендерен утырту күләме артачак

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Республикада киләсе елда шикәр чөгендере 80 мең гектар мәйданда утыртылачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре хәбәр итүенчә, тамыразык үстерү буенча баш инвестор - Татфондбанк шундый карар кабул иткән.

Әлеге адым республика үзен шикәр комы белән тулысынча тәэмин итсен өчен генә түгел, ә якындагы күрше төбәкләргә җибәрү өчен дә эшләнелгән. Искә төшереп үтәбез, быел 1 миллион 809 мең тонна татлы тамыразык җыеп алынган. Уңышлылык бер гектардан - 264 центнер. Шикәр заводларына эшкәртү өчен 1 миллион тоннадан артык чимал тапшырылган. Хәзер Татарстан шикәр белән үз-үзен тулысынча тәэмин иткән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100