news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шигырьләремнән кешеләрнең дөньяга карашын чагылдырган проект эшлисем килде - Луиза Янсуар

“Ишек” шигъри спектакле 27 апрельдә “Угол”да тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

Шигырьләремнән кешеләрнең дөньяга карашын чагылдырган проект эшлисем килде - Луиза Янсуар
Султан Исхаков

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Калеб” иҗади яшьләр җыены яңа проект  - шагыйрә Луиза Янсуарның "ишек"ләргә бүленгән иҗаты буенча шигъри спектакль тәкъдим итә. Проектның режиссеры - Резеда Гарипова.

“Ишек” шигъри спектакле 27 апрельдә “Угол”да тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында шигъри проектны оештыручылар катнашында матбугат конференциясе үтте. Матбугат чарасында шагыйрь Луиза Янсуар, режиссер Резеда Гарипова һәм актер Идел Кыямов катнашты.

“Без Резеда Гарипова белән Рәдиф Гаташ шигърияте буенча эшләгәндә танышып калган идек – Резеда безнең Йолдыз белән минем сценарий буенча “Одиссея” дигән шигъри спектакль куйды. Калебтәшләр белән бергә минем иҗат буенча нәрсә дә булса эшләү нияте тугач, күз алдына Резеда килеп басты, - дип аңлатты Луиза Янсуар. - Үз шигырьләремнән кешеләрнең дөньяга карашларын чыгылдырган спектакль формасындагы проект эшлисем килде”.

Оештыручылар әйтүенчә, спектакльнең исеме очраклы сайланган. Әмма бу очраклылык спектакльнең мантыйгына әверелгән һәм шигырьләр ишекләр рәвешендә блокларга бүленгән: “югалган ишек” - ялгызлык, “беркатлы ишек” – балачак, “үз ишегем” - мәхәббәт, “исәр ишек” - иҗат, “давыллы ишек” – безне борчыган проблемалар.

Резеда, Луиза шигырьләрен берләштергән җепне эзләгәндә, бала образы һәм “Алиса в стране чудес” китабын күзаллануын әйтте. Шигырьләрдә кечкенә баланың, ишекләрне эзләп, үзен табарга тырышуы чагыла. “Бу - Луиза тормышы турында да, шагыйрь тормышы турында да түгел, бу - яшьләр тормышы. Без бу дөньяны ничек аңлыйбыз, ничек тоябыз, безнең өчен нинди проблемалар мөһим – спектакль шуңа җавап эзли”, - ди Резеда Гарипова.

“Луиза шигырьләрендә персонажлар вуаль эчендә, аның язганнары бер укудан гына аңлашыла торган җиңел шигырьләр түгел. Репетиция дәверендә барысы да ачылды, аңлашылды. Бик матур спектакль килеп чыга”, - дип ышандырды Идел Кыямов.

Шигъри спектакльдә сигез актер һәм унбиш музыкант катнаша. Спектакльгә Луизаның төрле елларда язылган 16 шигыре кергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100