news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шигырь укый белүчеләр сирәк – Флера Тарханова

“Шигърият белән кызыксынучылар саны кими”, - дип борчылу белдерә шагыйрә.

(Казан, 5 июнь, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). “Соңгы бер-ике елда бездә “Литературный двор” дигән хәрәкәт барлыкка килде. Шунда чакырып, татарча да, русча да шигырьләр укыталар. Чарада мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре дә катнаша... Тик кызганыч, шигърият белән кызыксыну дәрәҗәсе бик түбән. Элеккеге кебек. зур мәйданнар тутырып, шигырь укый торган заманнар артта калды”, - дип белдерде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, тәрҗемәче Флера Тарханова “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында.

“Әле алары бер хәл, театр сәхнәсендә чыгыш ясаучылар арасында да шигърияткә битараф кешеләр бар. Алар ни басымны дөрес куймый, ни ритм һәм рифманы дөрес итеп әйтә белми. Нәтиҗәдә, шигырь бик ямьсез килеп чыга... Шигырь уку культурасы бетеп бара”, - дип белдерде шагыйрә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100