news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шигырь бәйрәмендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

«Татар-информ» Шигырь бәйрәмен онлайн күрсәтә.

Шигырь бәйрәмендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде
Михаил Захаров

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Тукай премиясе лауреатларын ТР Премьер министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Шигырь бәйрәмендә игълан итте.

Быел Тукай премиясе Камал театры артисты Дания Нуруллинага, Язучы Факил Сафинга һәм рәссам-график Григорий Эйдиновка бирелде.

Лауреатлар рәхмәтләрен җиткерделәр һәм халыкны бүгенге бәйрәм белән котладылар.

«Минем рус телендә чыгыш ясавым Тукайның барлык халыклар өчен бөек шәхес булуын раслый», - диде Григорий Эйдинов.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында Шигырь бәйрәме башланып китте.

«Татар-информ» Шигырь бәйрәмен онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100