Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Шигъри слэм"ның беренче этабын үтүчеләр Йолдыз Миңнуллина катнашында пикникка чакырылачак
26 июньдә Татарстан Язучылар берлеге бакчасында бишенче татар шигъри слэмы узачак.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге бакчасында бишенче татар шигъри слэмы узачак. Бу хактагы хәбәр Язучылар берлегенең рәсми сайтына урнаштырылган.
Искәртеп үтәбез, слэм – шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырьләрнең сыйфаты гына түгел, ә аларны башкару рәвеше дә зур роль уйный. Татарча “сүз көрәштерү” идеясе беренче тапкыр 2013 елда тормышка ашырыла. Икенче шигъри слэм – 2014 елның февралендә, өченче татарча слэм 2015 елның февралендә, дүртенчесе 2015 елның августында “Печән базары” кысаларында уздырылган иде.
Кагыйдә буенча, һәр шагыйрь бер минут эчендә үз әсәрләрен укый. Һәр бишенче артык секунд өчен баллары бергә кими. Балларны шигырь һәм уку осталыгы өчен тамашачылар арасыннан сайланган биш кеше бирә. Иң күп баллар җыйган ун кеше икенче турга уза. Икенче тур 6 августта «Печән базарында» узачак.
Беренче этапны үткән авторлар Йолдыз Миңнуллина катнашындагы пикникка чакырыла, дип вәгъдә итә оештыручылар “Шигъри слэм”ның социаль челтәрдәге битендә.
Әлеге яшь шагыйрьләр бәйгесе 26 июньдә үткәрелә. Башлана – 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле. Гаризалар 20 июньгә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз