news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шифалы куллар» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Зөлфәт Хәким «Повесть» номинациясендә, ә Зиннур Хөснияр «Хикәя» номинациясендә беренче урын алды.

«Шифалы куллар» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды
Султан Исхаков

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Казан утлары» журналы оештырган «Шифалы куллар» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Быел «Шифалы куллар» бәйгесенә 150 әсәр килде. Аларның егермедән артыгы повесть, сиксәнләп хикәя һәм калган алтмыш әсәр балаларныкы. Пермьнән, Бардадан, Чувашиядән, Ульяновскидан, Башкортстаннан һәм хәтта Төркиядән дә катнашучыларыбыз бар. Шулай ук Тукай премиясе лауреаты да, гамәлдәге депутат та әсәрләрен тәкъдим итте», — ди «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«Шифалы куллар» әдәби бәйгесе өч номинациядә үтә: повесть, хикәя һәм мәктәп укучылары әсәрләре.

Мәктәп укучылары арасында беренче урынны «Шәфкать апа» шигыре белән Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия укучысы Алия Вафина яулады. Аңа унбиш мең сум премия бирелде. Икенче урынны «Әтием табиб» шигыре белән Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Артем Русов алды. Аңа унике мең сум тапшырылды. Өченче урынны «Ак канатлы изге җаннар» шигыре белән Яр Чаллы шәһәре 41нче мәктәп укучысы Роза Әмирова яулап алды. Аңа сигез мең бирелде.

Кызыксындыру бүләкләренә «Ак фәрештә» шигыре белән Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укучысы Илһамия Гыйззәтуллина, «Игелек» шигыре белән Саба районы Юлбат мәктәбе укучысы Булат Мөхәммәтҗанов, «Ак күңел» шигыре белән Чувашстан Республикасы Комсомол районы Тукай мәктәбе укучысы Данил Гыйматдинов, «Син ярдәмгә һаман ашыгасың» шигыре белән Лаеш районы Кече елга мәктәбе укучысы Зөһрә Хисамиева, Казан шәһәре 156нчы лицее укучысы Камил Хәйруллин ия булды. Аларга биш мең сум премия тапшырылды.

Хикәя язучылар арасында кызыксындыру бүләгенә «Табылдык» әсәре белән Азнакай районыннан Ильяс Баһауов, «Елама, әни» әсәре белән Әлмәттән Зинаида Захарова, «Саф чишмә» әсәре белән Буадан Гөлнур Айзат, «Мин дөньяны күрәм» әсәре белән Казаннан Фирдәүс Зариф ия булды. Аларга ун мең сум премия бирелде.

«Хикәя» номинациясендә беренче урынны «Доктор Байчурин» әсәре белән язучы Зиннур Хөснияр, икенче урынны «Кисмә безнең канатларны» әсәре белән язучы Фирүзә Җамалетдинова, өченче урынны «Соңару» әсәре белән язучы Ркаил Зәйдулла җиңү яулады. Беренче урында җиңүчегә илле мең, икенче урынны яулаучыга кырык мең, өченче урында җиңүчегә утыз мең премия тапшырылды.

«Чыннан да матур, күркәм конкурс. Кечкенә балалар белән беррәттән язучыларыбыз да чыгыш ясый. Әлеге чара безнең киләчәгебезне формалаштыра дип әйтеп була», — диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Повесть язучылар арасында Казан шәһәреннән «Диагноз» әсәре белән Самига Сәүбәнова, «Кышлар үткәч, кайтырмын» әсәре белән язучы Рәмзия Габделхакова кызыксыну премияләренә ия булды. Аларга унбиш мең премия бирелде.

Беренче урынга - «Хирург» әсәре белән Зөлфәт Хәким, икенче урынга - «Дәва» әсәре белән Марат Кәбиров, өченче урынга «Мәрьям» әсәре белән Рәмис Латыйпов ия булды. Повесть язучылар арасында беренче урынга — сиксән мең, икенче урын — алтмыш, өченче урынга кырык мең сум акча тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100