news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шиһабетдинов: “Рубин”га төп таләп – стадион җанатарлар белән тулырга тиеш

Спонсорлар инициативасы буенча “Рубин” футбол клубы баш тренер Корбан Бердыев белән килешүне өзде.

Шиһабетдинов: “Рубин”га төп таләп – стадион җанатарлар белән тулырга тиеш
архив, tatarstan.ru

(Казан, 27 июнь. “Татар-информ). Спонсорлардан алган акчаны “Рубин” футбол клубы нәтиҗәле кулланырга тиеш. Төп таләп – клуб уздырган уеннар вакытында стадионнарның тулы булуы. Бу хакта “ТАИФ” компанияләр группасы генераль директорының стратегик үсеш буенча киңәшчесе Альберт Шиһабетдинов әйтте.

Журналистлар белән әңгәмә барышында Альберт Шиһабетдинов, “ТАИФ” җитәкчелегенең футбол белән шөгыльләнмәвен, ә бары тик футбол клубына акчалата ярдәм итүен әйтте. 

“Безнең бурыч – акча эшләү һәм акчалата ярдәм итү. Акчаны безнең 38 мең хезмәткәр эшли һәм алар бу акчаларның югары нәтиҗәлелек белән кулланылуын тели”, - диде Шиһабетдинов.

“Ә югары нәтиҗәлелек – кыйммәтле уенчыларны сатып алу гына түгел, бу стадионнарны туп-тулы итү. Без куйган төп таләп, төп бурыч – стадионнар җанатарлар белән тулган булырга тиеш. Шул вакытта барысы да әйбәт булачак”, - диде генераль директор киңәшчесе.

  • Спонсорлар инициативасы буенча “Рубин” футбол клубы баш тренер Корбан Бердыев белән килешүне өзде. Клубның баш тренеры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Роман Шаронов билгеләнде. Ул узган ике сезонда яшьләр командасының тренерлар штабын җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100