news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган

Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә торган; аны, саклап калу өчен, Шыгырданга алып кайтканнар.

(Шыгырдан, 24 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәре Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында урнашкан “Өч сәхабә” исемендәге үзәк Җәмигъ мәчетендә саклана. Минбәрне карарга мәчеткә туристлар килә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә мәчетнең имамы Рифкать хәзрәт Крганов хәбәр итте.

“Мәрҗани минбәре безнең мәчеткә 2010 елның сентябрь азагында сүтелгән хәлдә кайтты. Без аны төзекләндердек, буядык”, - дип искә алды Рифкать хәзрәт. Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә сакланган. Мәчеттә төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, аны мәчет бинасыннан чыгарып куйган булганнар. Минбәрне саклап калу өчен, Шыгырдан имамнары үз авылларына алып кайтканнар. 

 Минбәр мәчетнең көндәлек намазлар укый торган бүлмәсендә саклана. 

Шиһабетдин Мәрҗәни минбәрендә күп галимнәр чыгыш ясаган, үгет нәсыйхәтләр укыган. Казанда 1945 елда Корбан бәйрәмен уздыру турындагы документаль фильмда да мулла шушы минбәрдә чыгыш ясый. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100