news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəлнең кайчан ачылачагы билгеле булды

"Галимнең туган телгə керткəн өлеше төрле миллəт вəкиллəренə аңлаешлы һəм якын", - диде Татарстан Президенты.

Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəлнең кайчан ачылачагы билгеле булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Күренекле татар галиме Шиһабетдин Мəрҗанигə Казанда 20 ноябрьдə һəйкəл ачылачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердəмлеге көненə багышланган тантаналы чарада əйтте.

"20 ноябрьдə без күренекле галим, мəгърифəтче, дин белгече Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачарга җыенабыз", - диде Рөстəм Миңнеханов.

"Галимнең туган телгə керткəн өлеше, ата-ананы олылау, хаклык, гаделлек, намуслы булу, белем алуга омтылыш турындагы фикерлəре төрле миллəт һəм дин вəкиллəренə аңлаешлы һəм якын", - диде Президент. 

news_right_1
news_right_2
news_bot