news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган күргәзмәдә аның нәсел дәвамчылары да катнашты

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 елыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган күргәзмәдә аның нәсел дәвамчылары да катнашты
Рамиль Гали, Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар мәгърифәтчесе, дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗаниның нәсел дәвамчыларында буыннан-буынга килгән истәлекләр сакланмаган. Чөнки элегрәк аларга үзләренең “мулла нәселеннән” булуын әйтергә ярамаган. Бу хакта “Татар информ” хәбәрчесенә Казан Кремленың “Манеж” күргәзмә залында “Шиһабетдин Мәрҗани. Татар холкы” күргәзмәсе ачылу тантанасында Шиһабетдин Мәрҗанинең өченче буын оныгы Гөлзада Мостафина әйтте. Ул гомере буе конструктор булган. Татарча сөйләшә.

Гөлзада Мостафина - Шиһабетдин Мәрҗанинең кызы Һавадан башлап дүртенче буын. Һаваның кызы Гайшә – Гөлзада Мостафинаның әбисе була. Ягъни, Шиһабетдин Мәрҗанинең кызы Һавадан Гайшә туган, Гайшәдән – Суфия, Суфиядән – Гөлзада. Гөлзада Мостафинаның балалары Рәйсә һәм Морат. Гөлзада Мостафина элегрәк үзләренең “мулла нәселе”ннән булганнары турында белгертергә ярамавын әйтте. “Бик куркыныч вакытлар иде бит. Үзебез белдек, ә бит берни әйтергә ярамады. Әнине мулла оныгы булганлыгы өчен соңгы курска җиткәч, ВУЗдан куганнар. Без дәшмичә яшәдек. Горурлык хисләре хәзер генә килә башлады”, - диде ул.

Гөлзада Мостафина Мәрҗани белән бәйле булып, гаиләдә сакланган ядкәрьләрнең бер өлешен музейга тапшырган. “Әле карап бетерәсе бар. Мәсәлән, бездә дәү әтинең Гайшә әбигә язган хатлары да саклана”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100