news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шиһабетдин Мәрҗани турында биобиблиографик белешмәлек төзелде

Әлеге электрон белешмәлек галимнең юбилее уңаеннан гамәлгә ашырылды.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Шиһабетдин Мәрҗани турында биобиблиографик белешмәлек төзелде. Бу хакта Татарстан Милли китапханәнең рәсми сайты хәбәр итә.

Электрон белешмәлек олуг затның юбилее уңаеннан төзелде. 2018 елның 16 гыйнварында татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тула.

“Белешмәлектә материаллар 8 бүлеккә туплап бирелде, - ди проект авторлары. - Биредә Шиһабетдин Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган видеоязмалар, сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр, фәнни эзләнү эшләре белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында “Библиография” бүлеге бар. Биредә Ш. Мәрҗанинең китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеге бирелде”.

Белешмә: Шиһабетдин Мәрҗани – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес, тирән, төпле белемле дин галиме. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белгән. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») – Мәрҗанинең татар тарихын чагылдырган иң танылган әсәре. Кыскартылган һәм хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыга.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100