news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназиядә «Татар халык җырлары -2017» фестивале узды

Әлеге конкурсның шартлары буенча ел әйләнәсендә һәр сыйныф бер татар халык җырын өйрәнергә тиеш булган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре Мәскәү районының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә «Татар халык җырлары -2017» фестиваленең гала-концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге конкурсның шартлары буенча ел әйләнәсендә һәр сыйныф бер татар халык җырын өйрәнергә тиеш булган. Сайлап алу турында җиңеп чыккан сыйныф гала-концертта катнаша. 2017 елда сайлап алу турында 30 сыйныф көч сынашкан, нәтижәдә гала-концертка иң лаелы 13 сыйныф чыккан.

2 нче гимназиянең директоры, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина фестиваль тарихында быелгысы 26нчысы булуы турында ассызыклап узды. Уку дәверендә мәктәпне тәмамлаганда балалар ким дигәндә 11 татар халык жырын өйрәнеп чыгулары турында сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров татар конгрессы исеменнән катнашучыларга сәламләү сүзен җиткерде һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Укучыларның талантларын Гөлзада Сафиуллина, Риф Гатауллин, Нурания Җамали, Данис Шакиров һәм башкалар бәяләделәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot