news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шиһабетдин Мәрҗани фотосурәтләре китап итеп бастырылачак
Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовның җәмәгатьчелеккә танылган фотосурәтләре аерым китаплар булып басылып чыккан инде.
Скопировать ссылку
архив/Рамиль Гали, Султан Исхаков
(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Шиһабетдин Мәрҗани фотосурәтләре китап булып басылачак. Бу хакта "Татарстан" радиосына Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров хәбәр итте.
Методик басманы алда искә алынган институт галимнәре әзерли.
Танылган язучылар Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовның җәмәгатьчелеккә танылган фотосурәтләре аерым китаплар булып басылып чыккан инде.
"Проектның максаты - шәхесләребезнең архивларда сакланган танылган һәм билгесез фотосурәтләрне туплап, бастырып чыгару. Шулай ук әдәбият әһелләребезне, мәдәниятебезне популярлаштыру, таныту", - диде Илһам Гомәров.
Хәзерге вакытта Шиһабетдин Мәрҗани шәхесенә багышланган китап әзерләнә. Ш.Мәрҗанинең бары ике генә фотосурәте булганлыктан, аңа багышланган альбомда Мәрҗани даирәсендә булучыларның, шәхес яшәгән йортның, аның хезмәтләренең рәсемнәре дә урын алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2