news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Шевроле Нива” – авыл җирлеге өчен бик уңайлы машина” – авыл җирлекләре башлыклары

Азнакай районы Сукаеш авыл җирлеге һәм Чүпрәле районы Яңа Әлмәле авыл җирлекләре башлыклары конкурсның әһәмиятен билгеләп узды

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика җитәкчелеге тарафыннан бирелә торган яңа автомобильләр авыл җирлекләре башлыкларының эшен җиңеләйтә. Муниципаль берәмлек башлыклары “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип билгеләп узды. Искәртеп узыйк, бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык смотр-конкурста җиңүчеләргә 100 “Шевроле Нива” автомобиленнән ачкычлар тапшырды.

"Бу - эшебезгә бик зур бәя"

“Президентыбызга моның өчен бик зур рәхмәт. Безнең инде бу икенче тапкыр машина алуыбыз. 2011 нче елда "УАЗик" биргәннәр иде. Бусы тагы да уңайлырак машина. Бу безнең эшебезгә бик зур бәя. “Шевроле Нива”ның алды да, арты да эшли. Авыл урамнарында пычрак вакытларда йөрергә бу бик көчле машина”, - дип белдерде Чүпрәле районы Яңа Әлмәле авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов.

“Шевроле Нива” авыл җирлеге өчен бик кирәкле машина"

Азнакай районы Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова бу конкурсның авыл җирлекләре башлыклары өчен бик әһәмиятле булуын билгеләп узды. “Шушы конкурста катнашу эшебездә зур этәргеч бирә. “Шевроле Нива” авыл җирлеге өчен бик кирәкле машина. Безгә бит басуларга, фермаларга да барырга туры килә. Бу автомобильләр эшебездә нык ярдәм итәр дибез. Азнакай авыл җирлекләре башлыклары исеменнән Хөкүмәткә рәхмәт әйтәсебез килә. Киләчәктә тагы да матуррак итеп эшләргә тырышачакбыз”, - дип белдерде Зөлфия ханым.



Ул 2011 нче елда Азнакай районына 4 “Фиат Албеа” машинасы тапшырылганын, район җитәкчелеге тарафыннан аның Сукаеш авыл җирлегенә бирелгәнен әйтте. “Быел конкурс нәтиҗәләре буенча “Шевроле Нива” оттым. Бу конкурста җиңү – минем казаныш кына түгел, бу конкурста җиңүче – дүрт авылның халкы. Чөнки уңышларга җитәкче берүзе генә ирешә алмый. Халык сине аңлап, сиңа ярдәм итеп торса, район җитәкчеләре булышса гына, ниндидер яңа үрләр яулап була”, - дип белдерде Зөлфия Закирова.

Зөлфия ханым Сукаеш авыл җирлегендә республика программасы тарафыннан мәдәният йорты төзекләндерелгәнен, мәктәпнең түбәсе яңартылганын, ФАП төзелгәнен билгеләп үтте. “2014 нче елда беренче мәртәбә референдумда катнашып, безнең авылдан 107 млн сум акча җыелган булса, республика 428 млн сум өстәп бирде. 535 мең сумга ике авылның юлларындагы чокырларны ямадык. Курай елга авылында 1 км юл ремонтланды. 2015 нче елга шул ук күләмдә акчага Түбән Сукаеш һәм Банки-Сукаеш авылы зиратларын төзекләндердек. Быел референдум акчасын дүрт юнәлештә тотачакбыз. Курай елга, Зур Сукаеш авыллары зыяратларын төзекләндерү, дүрт авылда урамнарда яктырту баганаларындагы лампаларны энергияне саклаучы лампаларга алмаштыру, Зур Сукаеш авылы зыяратының биек агачларын, корыган куакларын кисеп, чистартуга сарыф ителәчәк”, - дип сөйләде Зөлфия Закирова.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot