news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шешә тапшырган өчен бонус белән транспортта түләү мөмкинлеге булдырырга җыеналар

Россиядә транспорт инфраструктурасы объектларында махсус автоматлар урнаштырып, эчемлекләрдән бушаган савытларны җыя башларга ниятлиләр.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгы,  ведомстволар һәм метрополитены субъектлар белән бергә, транспорт инфраструктурасы объектларында махсус автоматлар урнаштыру мәсьәләсен тикшерә. Буш савыт тапшырып, юл бәясенең бер өлешен бонуслар белән түләп булачак. Бу турыда Россия Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

  • Фандоматлар - шешәләрне һәм банкаларны алга таба эшкәртү өчен кабул итә торган махсус автоматлар.

Россия Транспорт министрлыгы, Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия экология операторы, Федераль салым хезмәте, Росприроднадзор, Роспотребнадзор, «Россия тимер юллары» ААҖ,  метрополитен булган субъектлар бу тәкъдимне өйрәнә.

«ТР-Инвест» башлыгы Андрей Шипелов агымдагы елның җәендә РИА Новости агентлыгына интервьюсында шешәләрне җыю буенча фандоматларны җәмәгать урыннарында - метрода, стадионнарда һәм югары уку йортларында куярга кирәк, дип әйтте.

Компания фандоматларны урнаштырырга һәм эчемлекләрдән бушаган савытларны җыю белән шөгыльләнергә әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100