news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шешә төбендәге юшкын өчен -100 мең сум

“Камаз-Металлургия” җәмгыяте әнә шул күләмдәге штрафка тартылды

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре “Камаз-Металлургия” җәмгыяте карамагындагы чаңгы курортындагы “Федотов” ресторанында тиешле таләпләргә туры килмәгән алкоголь продукциясен ачыклый. “Лунный кот” дигән 17 шешә мускат шәрабы ГОСТ таләпләреннән тайпыла. Әлеге эчемлектә юшкын барлыгын экспертиза нәтиҗәләре дә раслады. Шул сәбәпле, “Камаз-Металлургия” ААҖ 100 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Җавап тотучы як ТР Арбитраж суды карары белән килешмәде. Нәтиҗәдә, эш Идел буе округы Арбитраж судына кадәр барып җиткән иде. Бу көннәрдә суд ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе карарының дөреслеген раслады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. “Камаз-Металлургия” җәмгыятенең ТР Арбитраж суды карарын яңадан тикшерүне сорап биргән шикаяте канәгатьләндерелмәгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100