news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шереметьевода һәлак булучы Мәскәү кешеләренең туганнарына миллион сум бирәчәкләр

Самолет һәлакәтендә 41 кеше үлде.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Шереметьевода һәлакәткә очраган самолета үлүче Мәскәү кешеләрнең туганнары 1 миллион сум акча алачак, зыян күрүчеләргә 500әр мең сум бирәчәкләр. Бу хакта Мәскәү мэры һәм башкала хөкүмәте сайты хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Мәскәү хөкүмәте карары буенча, һәлак булган башкала кешеләренең туганнары бер миллион сум акча алачак, зыян күрүчеләр - 500әр мең сум», - диелә хәбәрдә. 

Барлык социаль ярдәмне күрсәтү өчен һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләрнең тормыш шартларын ачыклау буенча өстәмә тикшерү үткәрелә.

5 май кичендә «Аэрофлот» компаниясенең Мәскәүдән Мурманскига оча торган Sukhoi Superjet 100 самолеты Шереметьевога ашыгыч рәвештә әйләнеп кайта. 28 минут очыштан соң ул җиргә төшә. Һава торышы начар булу сәбәпле, самолет икенче тапкырдан гына утыра ала. Җиргә төшкәндә шасси стойкалары ватыла һәм двигательләр яна башлый.

  • Соңгы мәгълүматларга караганда, 41 кеше һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү төбәкара транспорт тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Елена Марковская 78 кешенең 37се исән калуын әйтә. Алар - биш экипаж әгъзасыннан дүрт кеше һәм 33 пассажир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100