news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Шереметьево аэропортындагы вазгыять аркасында «Аэрофлот» 22 рейсны гамәлдән чыгарган

«Аэрофлот» халыкара һәм Сочига рейсларны расписаниедән алган.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Шереметьево аэропортында Латвиянең AirBaltic авиакомпаниясе самолеты белән килеп чыккан вазгыять аркасында «Аэрофлот» 22 рейсны гамәлдән чыгарган, дип яза РБК.

«Аэрофлот» Болонья, Дюссельдорф, Минеральные Воды, Осло, Мюнхен, Рим, Стокгольм, Истанбул, Таллин, Франкфурт-на-Майнега халыкара рейсларны һәм бу шәһәрләрдән рейсларны расписаниедән алган. Алар арасында Сочи рейсы да бар.

Авиакомпания кичектерелгән рейслар пассажирларын аэропортка килмәүләрен сорады.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Латвиянең AirBaltic авиакомпаниясе пассажир самолетының Ширмәт аэропортында очып китү һәм очып төшү полосыннан читкә чыгуы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100