news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шереметьево аэропортында фаҗигагә очраган очкыч Мостай Кәрим исемен йөрткән
Очкычка шагыйрьнең исеме 2017 елда бирелгән булган.
Скопировать ссылку
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Мәскәү янындагы Шереметьево аэропортында фаҗигагә очраган очкыч Мостай Кәрим исемен йөрткән. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
- "Аэрофлот" компаниясенең "Superjet 100" самолетына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим (1919-2005) исеме республиканың элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитов инициативасы белән, 2017 елда бирелгән булган.
- Очкыч исемен үзгәрткәннән соң, аның беренче пассажирлары исемлегендә шагыйрьнең оныгы Тимербулат Кәримов булган.
- Очкычның озынлыгы 29,9 метр, канатлары 27,8 метр, крейсер тизлеге 840 км/сәг, ә максималь һавага күтәрелеше 12,2 чакрым тәшкил иткән. Аның ике турбореактив двигателе бар һәм очкыч 2400 чакрым юл узарга сәләтле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2