news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шереметьево» аэропортында «Дакар-2019» җиңүчеләрен каршы алачаклар

Эдуард Николаев экипажы «Дакар-2019» ралли-марафонында йөк машиналары зачетында җиңү яулады.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 20 гыйнварда Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында «Дакар-2019» ралли-марафонында җиңү яулаган «КАМАЗ-мастер» командасын тантаналы төстә каршы алачаклар. Бу хакта Татарстан Републикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Команданы каршы алырга теләүче кешеләр 19.00 сәгатьтә «Шереметьево» аэропортында D терминалы янында җыела..

Команда «Дакар» раллиенда 16 нчы тапкыр җиңде. Эдуард Николаев экипажы «Дакар-2019» ралли-марафонында йөк машиналары зачетында беренче булды. 17 гыйнварда Перуның башкаласы Лимада Россиянең Дмитрий Сотников экипажы экстремаль узышта көмеш призер булды. Бронза медальгә Голландиянең Жерар Де Рой экипажы ия булды.

  • Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеген һәм «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2019»да җиңү белән котлады

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100