news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шеңшеңәрдә ике авыл өлкәннәрен кунак иткәннәр

Балтачның бу җирлегендә лаеклы ялда булганнарга 2шәр килограмм сыер мае бирәләр һәм мул табын әзерләп бәйрәм ясыйлар.

(Балтач, 6 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районы Шеңшеңәр мәдәният йортында өлкәннәр өчен зур бәйрәм оештырылды, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.

Ор һәм Шеңшеңәр авыллары өлкәннәре иң элек мул табыннар артында кунак булган. Аннан соң танылган җырчы Искәндәр Биктаһиров концертын тамаша кылган. Узган ел исә өлкәннәр өчен Фердинант Сәләхов җырлаган булган.

Шунысын әйтергә кирәк: Шеңшеңәр җирлегендә өлкәннәрне бик хөрмәтлиләр. Ел саен корбан чалып, аны өлкәннәргә өләшәләр, Өлкәннәр көне уңаеннан, лаеклы ялда булганнарга 2шәр килограмм сыер мае бирәләр һәм мул табын әзерләп кунакка чакыралар. Әлеге җирлек өлкәннәре мәрхәмәтле җитәкчеләре Хәлил Хаҗиевка, Раузит Галиевка моның өчен бик рәхмәтле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100