news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ШАЯН ТВ» телеканалы «Бию баттл»да катнашырга чакыра

Балалар соло, дуэт яки коллектив белән катнаша ала.

«ШАЯН ТВ» телеканалы «Бию баттл»да катнашырга чакыра

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы 6 дан 15 яшькә кадәрге балаларны «Биюbattle» — «Бию баттл» дигән яңа проектта катнашырга чакыра.

«Биюbattle» ул — заманча музыка дәрте, халык биюе эстетикасы һәм классик хореография нәфислеге, дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.

Катнашуылар соло, дуэт яки тулы бер коллектив белән килә ала. Алар заманча халык биюе яки эстрада хореографиясен күрсәтергә тиеш.

Тулырак мәгълүмат, катнашучы гаризасы һәм бәйге турында нигезләмә shayantv.ru сайтында урнаштырылган.

Фестиваль 2021 елның 1 мартыннан 20 июненә кадәр үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot