Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«ШАЯН ТВ» каналында «Яңарыш чоры» дигән документаль фильм башлана
Сериалны эш көннәрендә күрсәтәләр.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын яңа мультфильмнар, тапшырулар, мавыктыргыч документаль сериаллар белән сөендерүен дәвам итә. 13 апрельдән каналда «Яңарыш чоры» дигән документаль фильм башлана. Бу турыда телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фильмның үзенчәлеге шунда: тәрҗемәче Заһир Хәсәнов аны инглиз теленнән татар теленә турыдан-туры тәрҗемә иткән. Заһир Хәсәнов балалар бик яратып караган «Сәяхәтче Дәрия» мультфильмын, «Акылга сыймаслык ачышлар» сериалын да татарчага тәрҗемә иткән иде. Ул турыдан-туры инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә очрый торган кыенлыклар турында сөйләгән.
«Бу очракта җөмлә структуралары аерыла. Аларда башта ия аннары хәбәр, соңыннан гына иярчен җөмлә кисәкләре килсә, бездә ия, башка җөмлә кисәкләре һәм шуннан гына хәбәр килә. Инглиз телендә and теркәгече ярдәмендә, нокта куймыйча гына әллә ничә җөмләне берләштерәләр. Татар телендә бу бик сәер яңгырый, шуңа җөмләләрне кыскарак төзергә туры килә», — ди Хәсәнов.
Тәрҗемәче сүзләренчә, тагын бер кыенлык — инглиз/америкалыларның дөньяга карашларында. «Аларның кайбер әйтемнәрен бездә әйтеп булмый. Кайчак рифмалы җөмләләрне бирү бик авыр. Үлчәү берәмлекләрен (миль, ярд, галлон, фут, фунт) безнең метрик системага күчерергә туры килә. Бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, чит телне генә белү җитми, үз телеңне дә гаять яхшы белергә кирәк», — ди ул.
Тәрҗемә ителгән мультфильм-сериаллар тамашачы игътибарына килеп ирешкәнче бик озын юл үтә. Тәрҗемә итү, тикшерү, видео буенча җитешсезлекләрне барлау, тавышландыру, эфирга әзерләү — һәркайсы күп көч һәм игътибар таләп итә. Инглизчәдән тәрҗемә турында «Яңарыш чоры» фильмы мөхәррире һәм режиссеры Алсу Ромадина сөйли.
«Мөхәррир һәм режиссер буларак шуны әйтә алам: мондый тәрҗемәнең уңай да, тискәре дә яклары бар. Мәгълүмат төгәлрәк, чөнки русчага тәрҗемә итүче хаталар җибәрергә, кайбер урыннарын дөрес бирмәскә мөмкин. Төп материал белән эшләү ышанычлырак. Шул ук вакытта, темалар җитди: механика, физика турында, аны тулысынча төшенеп бетмичә, дөрес җиткереп булмый. Моны инглиз телендә эшләү, әлбәттә, авыррак», — ди ул.
Шулай ук диктор белән тавышландырганда, җөмләләрне тиешле урынга куяр өчен, нәрсә турында сүз барганын аңларга туры килә. Документаль фильмнарда мәгълүмат күп һәм ул, еш кына әңгәмә рәвешендә бирелгәнлектән, зур игътибар сорый. Әле видеога да туры китерәсе бар бит. Шуңа бик кызыксынып, инглиз телен искә төшереп эшлибез, дип сөйли Алсу.
Сериалны һәр эш көнендә «ШАЯН ТВ» каналында карап була. Дөньядагы иң кызыклы ачышлар турында бу фильм да һәркайсыгызның күңеленә хуш килер. Вакытыгызны файдалы һәм күңелле уздырыгыз, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз