Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ШАЯН ТВ» каналында «Әти һәм мин» тапшырулары башлана
Зиннуровлар гаиләсе төрле буыннар уйнап үскән уеннарның кызыклылары турында сөйли.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы «Әти һәм мин» яңа проекты башлану турында игълан итте.
«Хәзерге балалар вакытны ничек үткәрергә ярата? Әтиләр нинди уеннар уйнап үскән? Һәм иң мөһиме: кайсы буын уеннары кызыграк? Әлеге сорауларга җавапны Зиннуровлар гаиләсе эзли», ди оештыручылар.
«Әти һәм мин» тапшыруы һәр якшәмбе 17:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында чыга.
Шулай ук тапшыруны «ШАЯН ТВ»ның You Tube каналында һәм shayantv.ru сайтында карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз