news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект – «Биюbattle» башлана

34 бию коллективыннан 6 төркем финалга чыкты. Финалга узучылар көндәше белән ярыша.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект — «Биюbattle» («Бию баттл») башлана, дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.

Бию баттл ул — заманча музыка, халык биюе һәм классик хореографиянең иң яхшы үрнәкләре. Биредә республикабызның иң көчле бию төркемнәре осталыкта ярыша.

3 ай дәвамында республикабыздан кала, чит төбәкләрдә яшәүче балалар коллективлары баттлда катнашу өчен гаризалар юллады. Үзбәкстан, Пенза, Удмуртия, Ульян өлкәсенең, Татарстан Республикасының төрле районнарындагы сәләтле яшьләре оештыручыларга үзенчәлекле биюләрен күрсәтте.

34 бию коллективыннан 6 төркем финалга чыкты. Финалга узучылар көндәше белән ярыша. Биредә алар жюри әгъзаларына 3 бию тәкъдим итә:

  • Соло яисә дуэт.
  • Кече формадагы биюләр, аларны 6 кеше башкара.
  • Ансамбль белән башкарылган биюләр.

Катнашучыларны йолдызлы жюри бәяли: М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Олег Ивенко, «Казан» (KAZAN) муниципаль бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров һәм башкалар.

Барлык биюләрне караганнан соң, профессионаллар үз фикерләрен әйтә һәм җиңүчене ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot