news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Шаян ТВ” каналында мультфильмнарның тәрҗемәсе камил булмау проблемасы күтәрелде

Канал җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова сүзлекләрдә тормышта кулланылмаган сүзләр күп булуына зарланды.

“Шаян ТВ” каналында мультфильмнарның тәрҗемәсе камил булмау проблемасы күтәрелде
А.Эшкинин/архив, Г.Гарифуллина

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Шаян ТВ” каналында мультфильмнарның тәрҗемәсе камил түгел, калькалар, аңлаешсыз сүзләр күп. Бу хакта бүген ТР Фәннәр академиясендә “Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм үстерү” темасына багышланган түгәрәк өстәлдә әйтелде.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин редакция вәкилләреннән каналның нинди кыенлыклар кичерүе турында сорашты.

Телеканалның директоры Рамилә Сәхабетдинова сүзләренчә, гореф-гадәтләр, йолалар, тарихны, тирән эз калдырган шәхесләрне күрсәткән тапшырулар белән канал балалар тәрбиясендә зур роль уйный.

"Техник кыенлыклар юк – иң заманча җиһазланыш, иң яхшы камералар алынган. Тик мультфильмнарда уңышсыз кулланылган сүзләр проблемасы бар. Сүзлекләрне карап чыгарга кирәк. Тормышта кулланылмаган сүзләр бар анда, ә сүзлеккә кертелгән. Миңа кайбер сүзләрне бала аңламый, диләр”, - диде канал җитәкчесе.

Мәсәлән, бронила дигән хайван биология дәреслегендә бронила дип язылган, ә сүзлектә күбәләч дигән. Нәтиҗәдә, мульфильмга да шундый тәрҗемәдә керә. “Сүзлекләрне төзегәндә без дә үз тәкъдимнәребезне җиткерер идек. Татарча аңлашыла торган сүзләр куллансак, балалар татар теленә тартылыр иде”, - ди Рамилә Сәхабетдинова.

Тәрҗемә мәсьәләсен Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева дәвам итте. Ул мультфильмнарны тәрҗемә иткәндә калька күп булуына игътибарны юнәлтте. “Тыңлыйсың: балалар болай сөйләшми... Тәрҗемә иткәндә сүзен сүзгә түгел, ә мәгънәсен бирергә кирәк”, - ди ул.

Аның фикеренчә, балалар өчен татар язучылары әсәрләренә, татар мифологиясенә нигезләнгән мультфильмнарга “Шаян ТВ” заказ бирә алыр иде.

Утырышта каналда тапшыруларны тавышландыру мәсьәләсе дә күтәрелде. “Матур тавышлар тагы да күбрәк булсын иде”, - ди. Айсылу Галиева. Аның фикерен сәнгать белгече Роза Солтанова җөпләде. “Тавышлар сайлау буенча кастинг та уздырырга булыр иде”, - диде. Рамилә Сәхабетдинова Камал, Тинчурин, Кариев театрлары артистлары белән эшләүләрен әйтте.

Ким Миңнуллин үзе дә өч көн “Шаян ТВ” караганы турында сөйләде. Ул ни өчен бала башка каналга күчүенең сәбәпләрен анализларга киңәш итте. Эш тәрҗемә сыйфатындамы, контент искерүдәме, башка нәрсәдәме – социологик сораштыру кирәк”, - диде.

Утырышта катнашучылар Татарстандагы матур җирләр турында күбрәк сөйләүче тапшырулар булсын иде, дигән теләк белдерде. Рамилә Сәхабетдинова үзләренә карата тәнкыйть белән килешүен, ләкин конкрет тәкъдимнәр дә көтүен әйтте. Шулай итеп, тәрҗемә мәсьәләсе буенча аерым очрашу уздырырга килешенде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100